Хосусый эшмәкәр Г.А.Нестеровага (Чаллы шәһәрендә теркәлгән) карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Шунысы кызык: «Разливное пиво» бүлегендә сыра юк. Фәкать “фанфурик”лар гына! Ә бит мондый спиртлы эремәне аптекаларда гына сатарга ярый!
Бу сәүдә объектында әле 2017 елның 3 октябрендә генә нәкъ шундый закон бозу очрагы ачыкланган иде. Моннан тыш әлеге эшмәкәр 2016 елда да югарыда телгә алып үтелгән статья буенча ике тапкыр җәза чарасына тартылды.
Административ җаваплылыкка кат-кат тарту да хосусый эшмәкәрне законны бозып эшләү теләгеннән аера алмый, күрәсең. Бу ханым шулай ук кешеләрнең гомере, сәламәтлеге, сәрхушләрнең якыннары, туганнарының күз яшьләре бәрабәренә эшләнгән акчаның бәхет китерә алмавын да оныта. Чөнки “фанфурик”ларны хәмер продукциясе сыйфатында куллану бик көчле агулану китереп чыгара. Шул сәбәпле бавыр һәм баш миенә генә түгел, күзнең челтәр катлавына да зыян килә. Ә инде суррогат чөмерү аркасында килеп чыккан гепатит бөтенләй дә кешене гүргә кертә.