Сәүдә хезмәте күрсәтүнең сыйфаты сатучының ни дәрәҗәдә аңлы-белемле булуына бәйле

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Җитештерүчеләр һәм сатучыларга – керем алу, сатып алучыларга – югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу, дәүләткә – бюджетка акча кертү, шулай ук үз гражданнарын сыйфатсыз продукциядән һәм җитештерүчеләр, сатучылар ягыннан хокукка каршы гамәлләрдән саклау кирәк.

Соңгы вакытларда дәүләтебездә норматив актлар даими яңартып торыла. Бу яңарту-үзгәртүләрнең максаты – гражданнар-кулланучыларның хокукларын яклау, җитештерелә һәм халыкка сатыла торган товарларның сыйфатына карата таләпчәнлекне көчәйтү, товарлар җитештерү һәм аларны сату белән шөгыльләнүче сәүдә предприятиеләренең (оештыру-хокук формасына бәйсез рәвештә) җаваплылыгын арттыру.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны белүнең мөһимлеге гражданинның социаль гарантияләре көчәюгә генә дә бәйле түгел әле. Закон җитештерүчеләрнең үз эшләре өчен җаваплылыгын арттыра. Бу нык үсешле көндәшлек булмаган шартларда продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга, илнең социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итә.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны һәм андагы үзгәрешләрне тулырак аңлату, хокук бозу очракларын киметү максатыннан, хуҗалык итүче субъектлар белән даими рәвештә профилактик чаралар үткәреп килә. Бу юлы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә халык бик тә яратып йөри торган бер сәүдә челтәре вәкилләре өчен хокук “дәресе” үткәрелде. Әңгәмә барышында сәүдә объекты хезмәткәрләре, белемнәрен яңартудан тыш, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да табуга иреште. Шулай ук сәүдә объекты сатучылары белән сатып алучыларга сәүдә хезмәте оештыруның сыйфаты, теге яки бу формада үзләрен алдауга юл куймау, шулай ук товарлар сыйфатына җаваплылыкның артуы турында сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International