Әле “яшь” булганлыктан, кулланучылар хокукларын яклау турында законга һаман саен үзгәрешләр, өстәмәләр кертеп торыла. Ягъни ул әле дә – формалаштырылу стадиясендә. Шуңа күрә аны гел күзәтеп барырга кирәк, чөнки барыбыз да – кулланучылар. Кибеткә барып килү һәркайсыбызның гадәти, көндәлек эш-мәшәкате булып тора лабаса. Шул ук вакытта, әлбәттә инде, төрле бәхәсле хәлләр дә килеп чыккалый. Ни өчен? Чөнки кешеләребез кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән хокукларын начар белә. Катлаулы юридик тел белән язылганлыктан, кайберәүләребезгә аны аңлавы шактый ук кыен. Законнар нигезләренә өйрәтү буенча мәктәп программасы кысаларында да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законга бик аз вакыт бирелә.
Шуларны исә тотып, Түбән Кама территориаль органы белгече Кама Аланы өлкән сыйныф укучылары өчен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләрен аңлату максатында, хокукый белемнәрне үстерү буенча дәресләр үткәрде.
Яшьләр белән аралашу нәтиҗәле булып чыксын өчен мәгълүмат белән таныштыру ысулын һәм юнәлешен һәрдаим үзгәртеп тору кирәк. Телебезгә әле күптән түгел генә “лайфхак” дигән төшенчә үтеп керде. Вакытны янга калдырып, көнкүрештәге проблемаларны тиз генә хәл кылуга ярдәм итәрдәй нәни генә хәйлә, “халыкның акыллы киңәше”, файдалы киңәш, дигәнне аңлата ул. Шуңа күрә мәктәп укучылары өчен дәрес тә “Кулланучы өчен лайфхак” дигән девиз белән үткәрелде.
Әңгәмә барышында укучылар Россиядә кулланучының нинди хокукларга ия булуы белән танышты, бик күп яңа мәгълүматлар ишетеп, нәтиҗәдә һәркайсы үзе өчен “лайфхак” алды. Әңгәмә ахырында яшь кулланучылар үзләштерелгән белемнәрен уен рәвешендә ныгытты.
Чарада катнашучыларның барчасына «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары һәм алга таба киңәш-табышлар алу өчен кирәкле адреслар, телефон номерлары урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.