2017 елның 12 октябрендә Кукмара районы Лубян авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең белгеч-эксперты А.И.Вәлиев катнашында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
Бу чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату мәсьәләсенә һәм килеп туган бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларына кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә дә кагылып үтелде.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар һәм «Вестник потребителя» газеталары өләшенде.
Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булды. Куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, төрле киңәш-табышлар бирелде.