Сатучыларга белем эстәү

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген кибетләрдә савыт-сабаның ниндие генә юк! Әмма аның матур һәм уңайлы гына түгел, ә сәламәтлек өчен куркынычсыз булуы да кирәк. Кухня кирәк-ярагына кәстрүлләр, таба, куна тактасы, тирән эчле савытлар һ.б керә.

Кухня кирәк-ярагын җитештерүдә төрле материаллар кулланыла.  Чуен савыт – иң озак чыдый, сәламәтлеккә зыян салмый, ватылмый-җимерелми торган иң нык савыт-саба. Алюминийдан эшләнгән савытның төп өстенлеге – җиңел, шулай ук очсыз һәм озак вакыт буе кулланылышка яраклы булып калуы. Әмма мондый савыт-сабада составында кислота микъдары зур булган ризыклар салып пешерергә-кыздырырга ярамый. Кургаштан эшләнгән савыт-сабаның да уңай сыйфатлары күп: озакка чыдый, кеше сәламәтлегенә куркыныч белән янамый, өстәвенә әле матур да. Ә инде тутыкмас корычтан эшләнгән савыт-саба сайлаганда, калын кырыйлы, калын төплесенә (ике “катлы” булсын - җылылыкны тигез тарата) өстенлек бирергә кирәк.

Бакырдан җитештерелгән сыйфатлы савыт-саба кыйммәт тора. Ул җылылыкны тигез тарата, андагы ризык тиз суынмый, пешергәндә яки кыздырганда көйми. Керамик материаллардан эшләнгәннәре зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый, димәк, сәламәтлеккә зыян салмый.

Сатып алганда, кайбер савыт-саба тышчасы буявының, җылынганда, зарарлы матдәләр бүлеп чыгару-чыгармавына игътибар итәргә кирәк. Пыяладан эшләнгән савыт исә иң элек үзенең матурлыгы, сәламәтлек өчен зыянсызлыгы белән алдыра. Мондый савыт аш-су әзерләү өчен генә түгел, ә табынны бизәү өчен дә кулланыла. Сайлаганда, маркировкасына күз салырга кирәк: анда  савыт-сабаның җылылык-кызуга һәм бәрелү-сугылуга чыдамлыгы күрсәтелә.

2017 елның 12 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә районы Олы Әтнә авылында урнашкан «Мирас» ҖЧҖ сәүдә объектында, савыт-саба бүлегендә, кибет сатучылары өчен өйрәтү-аңлату характерында “учеба” үткәрде. Шулай итеп, аларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, сатучылар сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен һәм кулланучы почмагын эшләү кагыйдәләре белән таныштырылды, сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, оешманың алтактасын һәм товарлар турында рус телендә мәгълүматлар булдыру зарурилыгы аңлатылды.

Чараның куллану базарында эшләүче эшмәкәрләр һәм сатучыларның, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, белемнәрен чарлау максатыннан үткәрелгәнлеген дә искәртеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International