Үсеш турында бөтендөнья мәгълүмат көне

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

1972 елның 19 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе үзенең  2115 нче пленар утырышында 24 октябрьне ел саен Үсеш турында бөтендөнья мәгълүмат көне буларак билгеләп үтү турында расланган резолюциясен ратификацияләгән. Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы көненә туры килә.

Бу көнне гадәттә үсеш проблемалары һәм аларны хәл кылу ысуллары карала. Әлеге бәйрәмдә массакүләм мәгълүмат чараларына зур урын бирелә, чөнки кешеләр аларда басылып чыккан язмаларны укып һәм анализлап, конструктив диалог алып бару һәм килеп чыккан бурычларны хәл кылу мөмкинлеге ала. Халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә агарту өлкәсендә дә массакүләм мәгълүмат чаралары ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Бу датага бәйле рәвештә, кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яхшырту буенча республика конкурсы башланып китүен искә төшерәбез. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар катнашырга мөмкин.
Конкурска түбәндәге хезмәтләр төрләре кабул ителә:
• дәвамлылыгы кимендә 15 секунд булган, МР4 форматында яки CD- яисә DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыру өчен ссылка рәвешендә тапшырылган телевизион хезмәтләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион хезмәтләр);
•  дәвамлылыгы кимендә 15 секунд булган, МР4 форматында яки CD- яисә DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыру өчен ссылка рәвешендә тапышырылган радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары);
• басма массакүләм мәгълүмат чараларында (язмалар сериясе, махсус чыгарылышлар), газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан,  юридик зат җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булганда) белән яисә физик затлар өчен – автор имзасы белән расланган, кимендә 1500 билгедән торган, төп нөсхәсе һәм (яки) күчермәсе һәм (яки) сканы рәвешендә тапшырылган язмалар.

Конкурс хезмәтләре, 2017 елның 10 ноябренә кадәр, Конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар белән бергә, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла:
420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. Китереп бирергә, почта яисә электрон почта аша җибәрергә була: konkurs.zpp@tatar.ru, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурска”, дип язып куярга.
Белешмәләр алу өчен телефоннар: (843) 277-94-99. 277-94-95.

 Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2017 елның ноябрь-декабрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International