Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында “Мәктәп букчалары” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләре турында хәбәр итә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Яңа уку елы башланды. Балалар яңа белемнәр эстәү өчен  мәктәпкә ашыга.

Ә моңа кадәр аларның әти-әниләренә бихисап эш-мәшәкатьләре өстенә мәктәп формасы, аяк киеме, уңайлы сумка  сатып алу  проблемасын да хәл кылырга туры килде. Соңгысын – барлык таләпләргә туры килердәй әйбәт мәктәп сумкасын табуы бигрәк тә авыр.

Ә таләпләрнең ниндиләре генә юк! Алар букчаның авырлыгына (бу беренче чиратта, әлбәттә инде, уку-кирәк яраклары күләменә бәйле), төренә (ранец, портфель, рюкзак); мәктәп сумкасы бәясе һәм сыйфатына (бу кадәресендә гаилә бюджетының ниндирәк булуы мөһим роль уйный) бәйле. Баланың үзенең нинди формадагы, төстәгесенә, күп яки аз каптырмалысына, бүлеклесенә  һ.б.өстенлек бирүен дә күздә тотырга кирәк бит әле. 

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы әлеге мәсьәләнең көн кадагына сугуын һәм шактый ук мөһим булуын исәпкә алып, 2017 елның сентябрендә Казан шәһәренең 86 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп букчалары” дигән темага анкета үткәрде.

Анкета чарасында барлыгы 40 кеше катнашты. Әйтергә кирәк, сорауларга укучылар (асылда өлкән сыйныфларда укучылар) гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә җавап бирде. Анкетада сыйфат мәсьәләсе иң төп мәсьәлә буларак куелды. Беренче ике сорау нәкъ менә шуңа бәйле иде (“Мәктәп букчаларын еш сатып аласызмы?” һәм “Сезгә мәктәп букчаларының сыйфаты ошыймы?”).

Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: сумканың сыйфаты турында турыдан-туры сорауга респондентларның яртысы диярлек (47,5%) “бигүк ошап бетми” дигән җавапны сайлады, 23,5 %ы “ошамый” дип кырт кисте һәм сорашып белешүдә катнашучыларның нибары 30 %ы гына әлеге товарның сыйфатына канәгать булуларын белдерде. Нәтиҗәдә респондентлар арасыннан бары тик 37% ының гына бер мәктәп букчасын берничә елга “җитәрлек” итеп сатып алуы, 42% ының – уку кирәк-яраклары сумкасын һәр ел саен, сорашып белешүдә катнашкан һәр биш кеше арасыннан берсенең букчаны бер ел эчендә берничә тапкыр алыштыруы ачыкланды.

Сорашып белешүдә катнашучыларның күпчелеге (60%ы) сумканы кибетләрдән, өчтән бер өлеше диярлек – базарлардан, калган  12%ы махсус ярминкәләрдән сатып алуларын белдерде.

Ә менә кайсы җитештерүченең сумкасына өстенлек бирәсез: үзебезнекенәме яки чит илнекенәме, дигән сорауга җавап табу респондентларда берникадәр кыенлык тудырды. Күпләренең фикеренчә, сумканың Россиядәме яки чит илдәме җитештерелүе түгел, ә аның сыйфатлы һәм уңайлы булуы мөһим. Шуңа да карамастан, сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан өчтән ике өлешенең (62,5%) Россия җитештерүчеләре сумкасын, 15 %ының гына – фәкать чит илдә җитештерелгән мәктәп портфельләрен сатып алырга тырышуын ачыклауга ирешелде.

Мәктәп букчасын сайлап алу китерийләре турында сорауларга җавапларга анализ ясау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның яртысы чамасы сумканың бәясенә (45% ) һәм сыйфатына (40%), 15 % ы букчаның төренә һәм нибары 7 % ы чамасы гына – төсенә игътибар итә.

Анкетада катнашучыларның барчасына зур рәхмәтләребезне ирештерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International