Могҗиза-техника сайлыйбыз

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Күптәннән бакча тотам. Бакчам зур түгел. Хатыным белән эшләп, зур канәгатьлек хисе алабыз. Ел саен мул уңыш җыябыз. Элегрәк бакчада эшләү өчен теге яки бу техниканы  үз кулларым белән җыеп, күршеләремне таңга калдыра идем. Бүген исә моның хаҗәте бетте дияргә була –  кибет-базарларда мотоблокларның ниндие генә юк! Бу универсаль машина гадәти техниканың ике-өч төрен алыштыра. Шуңа күрә, ниһаять, без дә үз бакчабыз өчен әнә шундый “могҗиза-техника” сатып алырга булдык. Мотоблокны ничек дөрес итеп сайлап алырга һәм  сатып алганчы нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк икән? - дип мөрәҗәгать итте “кайнар линия” телефоны аша Тукай районында яшәүче берәү.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, бу теманың актуальлегеннән һәм күпләрне кызыксындыруыннан чыгып, квалификацияле консультация алу өчен, махсуслашкан кибеткә мөрәҗәгать итте.

Мотоблок бик күп төрле эшләр башкарга ярдәм итә. Туфракны йомшарту һәм өюдән тыш, аның белән җир сукаларга, йөк ташырга, кардан чистартырга һәм үлән чабарга була. Бу механизм әле тагын бәрәңге алу һәм бакчага су сиптерүдә дә  - менә дигән ярдәмче.

Мотоблокларның төрләре

Моторының авырлыгы һәм егәрлеге мотоблокны сайлап алуга йогынты ясый торган төп билгеләре булып тора.

Бу агрегатның өч төре бар – җиңел, уртача авырлыкта һәм авыр. Җиңел һәм уртача авырлыктагысы көнкүрештә куллану өчен билгеләнгән. Мондый машиналарның авырлыгы 50-100 кг чикләрендә тирбәлә, ә двигателенең егәрлеге 8 ат көченнән артмый. Күбесе ике алгы һәм бер арткы тизлекле редуктор белән тәэмин ителгән.

Авыр мотоблоклар фермер хуҗалыгы өчен билгеләнгән. Аларның авырлыгы 100 килограммнан авыррак, тизлек күчергеч тартмасы, 8 ат көченнән зуррак егәрлектәге двигатель белән тәэмин ителгән. Мондый машиналарга әле тагын тагылма җиһаз да урнаштырырга була.  Әлбәттә инде, тагылма җиһаз белән мөмкинлекләре тагын да киңәя.

Иң элек эшкәртелергә тиешле туфракның нинди булуына игътибар итәргә кирәк. Туфрак никадәр каты, авыр булса, механизмның да егәрлерәгрәге, авыррагы таләп ителә. 70 килограммга кадәрге мотоблок фәкать йомшак туфрактан гына өйгеч яки сабанны тарта ала. Кәсле җир һәм авыр туфракны эшкәртү өчен мотоблокның авырлыгы 95 килограммнан ким булмаска тиеш.

Авырлыгы 150 килограммнан кимрәк мотоблоклар өйгеч, сабан яки бәрәңге казу җайланмасы белән эшләгәндә туфрак “эләктергеч” – шиплы тимер көпчәкләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Бу күрсәткеч сайлап алына торган механизмның егәрлегенә һәм бер тапкыр үткәндә туфракны эшкәртү киңлегенә йогынты ясый. Бакчаның мәйданы 15 сутыйдан артмаганда двигателе 3,5 тән 4 ат көченә кадәрге егәрлектәге һәм бер узганда 800 мм га кадәр киңлектә туфрак эшкәртә алырдай уртача авырлыктагы мотоблок алырга кирәк. Сөрүлек җире 15тән 40 сутыйга кадәр булганда, двигателенең егәрлеге кимендә 7 ат көче тәшкил иткән,  бер узганда 900 мм га кадәр киңлектә туфрак эшкәртә алырдай мотоблок таләп ителә.

Зур мәйданлы җир биләмәсендә (40 сутыйдан 1 гектарга кадәр) эшләү өчен егәрлеге 9 ат көченнән ким булмаган,  бер узганда 1000 мм га кадәр киңлектә туфрак эшкәртә алырдай агрегатсыз булмый.

Өстәмә функцияләре:

Мотоблоклар өчен өстәмә җиһазлар исемлеге шактый ук киң, әмма фәкать үзегезгә еш кирәк булачак җайланмаларны гына сайлап алу фарыз. Мотоблокның егәрлек валына роторлы газон чапкыч, кар чистарткыч, мотопомпа, бәрәңге алу җайланмасы һәм башка тагылма механизмнар тоташтырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International