Чарада претензияләрне карап тикшерү сроклары; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру сроклары; кулланучыга ирештерелергә тиешле товарлар, җитештерүчеләр турында мәгълүматлар күрсәтү турында аңлатмалар бирелде. Моннан тыш азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сату үзенчәлекләре; үлчәп сатыла торган азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре; товарларны сатуга әзерләү турында мәгълүматлар җиткерелде. Кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә дә кагылып үтелде.
Территориаль орган белгече сатучыларны кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле, тулы җаваплар бирде.