Хокукый белемнәрне үстерү буенча чаралар

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, продукциянең 162 атамасы буенча мониторинг үткәргәннән соң, Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында әле күптән түгел генә ачылган «Агроторг» ҖЧҖнең  “Пятерочка” кибетендә, куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан, сатучылар өчен семинар-уку үткәрде.

Чарага җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының төп нигезләмәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел,№2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Моннан тыш сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм аларны урнаштыру кагыйдәләре, продуктларның яраклылык срокларын катгый төстә контрольлектә тоту, продуктларны саклауның температура режимын үтәү зарурилыгы турында мәгълүматлар җиткерелде. Шулай ук сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен дөрес итеп эшләү, товарны озату документлары ия булу, сатучы, товар бәясе турында мәгълүматлар күрсәтү буенча тәгаен генә киңәшләр бирелде, кулланучыга нәкъ менә үзенә кирәклесен сайлап алуга ярдәм итү өчен, товарлар турында дөрес мәгълүматлар күрсәтү зарурилыгы аңлатып үтелде.

Товарларны сату-алу процедураларын хәл иткәндә кулланучылар һәм сатучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр, сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе каралды.

Семинарда конкрет хәлләргә тукталып үтелде һәм сатып алучы сыйфатлы, сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру яки кире кайтару таләбен куйганда сатучыларның нинди гамәлләр кылырга тиешлеге, хуҗалык итүче субъектларга планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәргәндә якларның хокуклары һәм бурычлары, сатудагы товарларның сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын раслаучы товарны озату документлары турында һ.б. бәйнә-бәйнә аңлатылды. Товарларны нәкъ менә бәя белешмәлекләрендә күрсәтелгән бәяләрдән генә сату зарурилыгы игътибар үзәгенә алынды.

Чара ахырында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International