Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча дәресләр

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 20 октябрендә Арча районы Иске Ашыт авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8, 9 сыйныф укучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәктәп укучылары өчен билгеләнгән укыту-өйрәтү курсы үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының гамәлдә булып килүе һәм аны куллану, кулланучыларның төп хокуклары, кулланучылар хокукларын канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракта претензияләр кую тәртибе, шулай ук санга сугылмаган хокукларны яклау өчен ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Әлеге уку курсының максаты – укучыларны мәгълүмат алуга, гомере һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итүгә, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр аркасында китерелгән зыянны каплауга кулланучы хокуклары белән таныштыру; көндәлек тормышта кулланучыларның, шулай ук сатучыларның, ягъни сату-алу килешүе буенча товарлар сатучы предприятиеләр, оешмаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ни рәвешле яклануын күрсәтү; махсус өйрәнү-хокукый күнекмәләр булдыру эшен дәвам иттерү: кулланучы буларак, үзеңне закон кысаларында тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм килеп туган низаглы хәлләрдән  закон нигезендә дөрес итеп чыгу юлларына өйрәтү эшен дәвам иттерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International