Күргәзмә менә инде ике дистә ел дәвамында эшлекле багланышларны җайга салу һәм үстерү, Татарстан базарында медицина һәм сәламәтлек саклау, төрле авыруларны кисәтү һәм башлангыч стадиясендә үк ачыклау максатында эшләнгән яңа җиһазлар, даруларның сатылуына этәргеч бирү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.
Бу көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсендә югары сыйфатлы дару препаратлары, медицина техникасы, җиһазлар, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән танышу гына түгел, бәлки әле аларны сатып алу мөмкинлегенә дә иреште.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә киң колачлы әлеге чарада катнашты. Алар күргәзмәнең өч көнлек эше дәвамында 59 кешегә һәм 8 оешмага консультация бирде.
Консультация мәсьәләләре – төрлечә, сәламәтлек саклау өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклаудан тыш, күп кенә башка мәсьәләләргә дә кагылышлы булды.
Мөрәҗәгать итүчеләрне банкларда кредит алганда өстәмә иминиятләштерүдән баш тарту, мәктәп дәреслекләрен алыштыру, тиешенчә башкарылмавы аркасында фатир ремонтлау хезмәте күрсәтү килешүен үтәүдән баш тарту мөмкинлекләре һ.б. кебек мәсьәләләр кызыксындырды.
Теләгендә булган барча кеше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы күчмә стендында һәм мәгълүматлар өстәлендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүматлар белән танышу белән беррәттән, үзләрен кызыксындырган темага төрле буклетларны истәлеккә үзләре алып китү мөмкинлегеннән дә рәхәтләнеп файдаланды.