Әлеге чараның максаты, куллану базарында закон бозуларны кисәтү өчен, кибет сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның төп нигезләмәләрен, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатудан гыйбарәт булды.
Сатучылар игътибары иң элек товарлар сыйфатына, маркировкасына, бәя белешмәлекләрен бер төрле һәм төгәл итеп эшләү зарурилыгына юнәлтелде, аларга шулай ук азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре; товарларны саклау шартлары, җитештерү датасы; дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматлар; үлчәүле азык-төлек товарларын сату; сатуга чыгару алдыннан азык-төлек товарларының сыйфатын (тышкы билгеләре буенча) тикшерү; сатудагы товарларга бер үк төрле итеп, бик төгәл эшләнгән бәя белешмәлекләрен урнаштыру зарурилыгы турында сөйләп үтелде.
Сатудагы товарларның яраклылык срокларына контрольлекне көчәйтү һәм товарларны саклау шартларын үтәү аерым игътибар үзәгенә алынды.