Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

 Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәкле азык-төлек товарларын сату буенча көзге ярминкәләр сезоны башланды. Шулай ук безнең Арча шәһәрендә дә атна саен ял көннәрендә әнә шундый ярминкәләр уздырыла.

Ярминкәләр башлыча халыкның аз тәэмин ителгән, аз керемле катлаулары өчен үткәрелә. Биредә аларга чагыштырмача очсыз бәядән үзләренә кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Әйтергә кирәк, район халкы ярминкәләрдә бик тә актив катнаша. Алар бәрәңге, ит, бал, мал тотучылар – печән, салам һәм ашлык; шулай ук агач танг эшләнгән әйберләр; җиләк-җимеш, маринадланган продукция; кием-салым, аяк киеме һ.б. сатып ала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре мондый чараларда катнашып, халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре белән таныштыра, киңәш-табышлар бирә. Товарда кимчелекләр ачыкланган очракта гражданнарның хокукларын яклауга, кулланучыларның теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү срокларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә. Шулай ук товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сыйфатына тикшерү үткәрү һәм экспертиза ясау тәртибе турында мәгълүматлар ирештерелә.

Әйтергә кирәк, халык моның ише чараларда үз хокуклары турында мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International