Кайбыч районыннан хәбәр итәбез

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты.

Ведомствоара комиссиясе эшендә шулай ук район башкарма комитеты, полиция бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу барышында районның хәмер базарында килеп туган хәлләр буенча фикер алышу булды, районда хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International