Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге, Россиядә яшәүчеләрнең ашау-эчүендә ит консервларына нинди урын бирелүен ачыклау максатыннан чыгып, респондентлар арасында әлеге тема буенча анкета үткәрде.
Анкета чарасында барлыгы 40 кеше катнашты.
Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан 65%ының ит консервларын бөтенләй кулланмавы ачыкланды.
Консервлар кулланучы респондентлар арасыннан яртысының (50%ы) – сыер итеннән, 21, 2 %ының – ат ите, 14,3 %ының – тавык ите, 7%шәр процентының сарык һәм дуңгыз итеннән эшләнгән консервларга өстенлек бирүләре билгеләнде.
Ит консервлары составында, калган барлык консервлардагы кебек үк, консервантлар булырга мөмкин. Шуңа күрә сорашып белешүдә катнашучыларның 50%ы консервларны аена күп дигәндә бер тапкыр гына куллануларын белдерде. Респондентлар арасыннан нибары 7%ының – консервларны атнасына бер тапкыр, калган 43 %ының сирәк очракларда гына табынга куюы мәгълүм булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сорашып белешүдә катнашучыларның 50% ы консервлар сатып алганда иң элек бәясенә, 36%ы – сәүдә маркасына һәм 14%ы гына консерв савытына игътибар итә булып чыкты.