Куллану белемнәре нигезләре буенча мәктәп укучылары арасында республика күләмендә ел саен үткәрелә торган олимпиаданың икенче турында йомгак ясалды. Бик җитди көндәшлек шартларында узган ике сайлап алу этабында республикабызның төрле почмакларыннан 396 егет-кыз катнашты. Чаллы территориаль органыннан 15 укучы өченче турга узды. Территориаль орган карамагындагы районнарда укучылар белән актив төстә эшләүнең нәтиҗәсе күзгә күренде: Чаллы шәһәреннән, Мамадыш һәм Актаныш районнарыннан – 2 шәр укучы, Әгерҗе районыннан – 3, Алабуга, Минзәлә һәм Менделеев районнарыннан – 1әр укучы олимпиаданың өченче турына чыгуга иреште.
2017 елның 28 октябреннән 5 ноябрьгә кадәр Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә олимпиаданың соңгы – очный туры үткәреләчәк. Ул ике этапта уздырыла: телдән тест рәвешендә һәм билетлар буенча телдән әңгәмә рәвешендә.
Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре олимпиаданың өченче - йомгаклау турында балалар белән агарту эше уздыра, шулай ук урыннарда консультация өстәлләре оештырылачак. Бу чараларда “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча тест биремнәрен үтәү, мәсьәләләр чишү күздә тотыла.
Чаллы территориаль органы олимпиадада катнашучы егет-кызларыбызга хәер-фатиха йөзеннән нык сәламәтлек, яхшы кәеф-рух, бервакытта да куелган максатлардан чигенмәүне тели һәм “Көрәшүче оттырырга мөмкин, ә көрәшмәүче шундук оттырды, дигән сүз” дигән гыйбарәне онытмаска киңәш итә.