Бүген – 26 октябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, “Республика Татарстан” газетасының элекке хәбәрчесе Яков Матвеевич Березкинга 100 яшь тулды. Ул 1917 елда дөньяга килгән. Бүгенге “Республика Татарстан” газетасы биографиясен башлап җибәргән “Рабочий” газетасы кордашы. Ветераныбыз – 80 яшенә җиткәнче армый-талмый эшләгән кеше!
Юбилее көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә Яков Матвеевич янында кунакта булып кайтты. Юбиляр, әлбәттә инде, дулкынланды. Хәер, без үзебез дә нык дулкынландык, чөнки бик нык сөенү-шатлануның да олы яшьтәге кешегә авырга туры киләсен беләбез бит. Әмма Яков Матвеевичны күрүгә, бөтен шикләнүләребез юкка чыкты. Ул күтәренке кыяфәт белән шундук сөекле “Советская Татария”сенә (“Республика Татарстан” газетасының исеме ул елларда әнә шундый иде) бәйле йөрәгенә якын хатирәләрен барларга тотынды. Бөек Ватан сугышы, Татарстан һәм Россия журналистикасы ветераны (Яков Матвеевич Россиянең кайбер басмалары белән дә актив төстә хезмәттәшлек иткән) вәкилләребезгә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби корреспондент булып эшләгән чаклары турында зур канәгатьлек хисе белән сөйләде. Берочтан үзенең сәфәрләрен дә искә төшерде. Ветеран коллективыбыз исеменнән тапшырылган җылы котлау сүзләренә эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. “Миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!” - диде ул, дулкынланып. Баксаң, Яков Матвеевич әл һаман да көн саен иртә белән йокыдан торуга хәленнән килгәнчә зарядка ясый. Ял көннәрендә кофе эчә, артыгын ашамаска, файдалы ризыклар белән генә тукланырга тырыша, кайбер көннәрдә, организмы ял итсен өчен, җиләк-җимеш кенә ашап тора икән. Әмма барыбер аның иң яраткан ризыгы – эченә дуңгыз мае салынган бәрәңге. Дөрес, хәзер аны еш ашамый – организм өчен әлләни файдалы ризык түгел чөнки! Үз гомерендә бер генә тапкыр да тәмәке тартып карамаган. “Техникумда укыган чагында, малайлар миннән көлә иде. Тартмагач, мәми авыз булам, янәсе... Әмма аларга карап кына тәртибемне үзгәртмәдем. Сугыш вакытында взвод белән җитәкчелек иткәндә дә кайбер вакытларда: “Тартып җибәрче, командир, җиңелрәк булып китәр”, - дип тәмәке тәкъдим итүчеләр булды. Әмма мин мондый кодалауларга бирешмәдем”, - ди ветеран.
Березкиннар нәселеннән озын гомерле кешеләр бер аның белән генә дә бетми икән әле. Яков Матвеевичның бабасының әтисе йөз биш яшькә кадәр яшәгән. Шул яшенә кадәр атка атланып чүнниккә йөргән.
Геннарының нык булуы, начар гадәтләргә бирешмәве, көчле табигате Яков Матвеевичка намуслы хезмәттә узган әнә шундый озын гомер бүләк иткән дә инде. “Онытмаулары күңелемә бик зур рәхәтлек хисләре бирә, димәк, минем хезмәтем тикмәгә булмаган”, - дип горурлык хисләрен яшермәде юбиляр.
Истәлеккә аның белән барыбыз да фотога төштек. Бу көннәрдә әлеге гаҗәеп кеше, бик күп тарихи вакыйгалар шаһиты, көчле һәм тормыш сөючән гражданин исеменә юлланучы котлауларга тагын бер кат кушылабыз. Саулык белән әле тагын озак яшәргә язсын, Яков Матвеевич!