Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында “Аяк киеме” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләрен хәбәр итә

2017 елның 27 октябре, җомга

Барыбыз өчен дә кирәкле товарлар категориясенә, әлбәттә инде, аяк киеме дә керә. Кешенең бөтен гомере дәвамында туфлие дисеңме, кроссовкасы, итеге дисеңме – барысы да кирәк.

Казанда яшәүчеләр сезонлы аяк киемен еш сатып аламы икән? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әлеге темага анкета чарасы үткәрде. Анда 40 кеше катнашты.

Сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан 62 %ының сезонлы аяк киемен – елына бер тапкыр, 33 %ының – елына берничә тапкыр һәм 5 % ының – берничә елга бер тапкыр сатып алуы ачыкланды. Респондентларның яртысы диярлек соңгы вакытларда аяк киеме сыйфатының начараюын (48%), 28%ы – яхшыруын, 23 %ы – җитештерелә торган аяк киеме сыйфатының берничек тә үзгәрмәвен һәм 2%ы бу  сорауга җавап бирә алмавын билгеләп үтте.

Аяк киемен ремонтлау мәсьәләсе җәһәтеннән респондентларның 35 %ы аяк киемен һәр ел саен төзәтәм, респондентларның дүрттән бер өлеше (25%ы) – бер елга берничә тапкыр төзәтәм, дип, ә 30%ы – һәр ай саен төзәтәм, дип җавап бирде. Фәкать 10 %ы гына аяк киемен ремонтлау мәсьәләсенең бик сирәк –берничә елга бер тапкыр гына калкып чыгуын белдерде.

Тикшеренү нәтиҗәләре респондентларның  40% ының аяк киемен базарлардан, 43%ының - кибетләрдән, уннан бер өлешенең – махсус ярминкәләрдән һәм 7 %ының интернеттагы сайтлар аша заказ биреп сатып алуын күрсәтте.

Кайсы аяк киеме яхшырак: Россиянекеме, әллә чил илдә җитештерелгәнеме? Бу мәсьәләдә респондентларның тавышлары яртылаш диярлек бүленде: 47%ы фикеренчә, Россия җитештерүчесенең аяк киеме сыйфатлырак, 43%ы чит илдән кертелгәнен өстенрәк күрә, 10%ы исә җитештерүчесенә игътибар итми булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International