2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында «CHEVROLET KLAN J200» маркалы машинаны тикшергән чагында составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литр сыешлы, этикеткасыз, маркировкасыз 9 пластик шешә тапкан. Автомобиль йөртүче товарны озату документларын күрсәтә алмаган. Продукция хуҗасы – Казанда яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында спиртлы сыекчаны Казанның колхоз базарында үзенә таныш булмаган кешеләрдән сатып алуын күрсәткән: «ТУГАН ЯК» вода минеральная питьевая столовая» дигән этикетка ябыштырылган шешәләргә тутырылган спиртлы продукция 350 шәр сумнан бер автомобильдән сатылган.
Полиция хезмәткәрләре оператив чаралар нәтиҗәсендә 45 литр күдәмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан тартып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.