Соңгы вакытларда хәмер базарында асылда дәүләти җайга салуга бәйле үзгәрешләр күзәтелә.
Хәмер базарының барлык субъектлары да алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнардагы үзгәрешләрне белеп торырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева да катнашты.
Чарага контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, алкогольле продукция җибәрүчеләр, ваклап сату челтәрләре, сәүдә объектлары вәкилләре җыелды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- алкогольле продукция сатудагы төп проблемалар;
- легаль булмаган хәмергә каршы көрәш чаралары;
9 айда Азнакай муниципаль районы хәмер базарындагы вәзгыять;
- алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне җайга салучы норматив-хокукый актлардагы үзгәрешләр.