Әлмәт территориаль органы хәбәр итә

2017 елның 27 октябре, җомга

2017 елның 7 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре алкогольле продукцияне законсыз төстә ташыган өчен Азнакай шәһәрендә яшәүче бер таксистны тоткарлаган. Продукциясе ассортименты ярлы, әмма ләкин кызыклы булып чыккан: таксида ялган маркалар ябыштырылган «Зелёная марка», «Столичная», «Мьрная» аракылары табылган. Моннан тыш «Зелёная марка. Кедровая» аракысы шешәсендә “акциз маркасы һәм федераль махсус марка булып тормый” дип язып куелган “марка” нигәдер чекерәеп торган.

Таксист алкогольле продукциясенә товарны озату документларын күрсәтә алмаган. Нәтиҗәдә ул 20 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясеннән коры калган.

Шул ук көнне Казань – Оренбург автомобиль юлында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Н. дигән гражданинның «Тойота» машинасында Казахстан Республикасында җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган хәмер продукциясен ташу фактын билгеләде. Машина йөртүчедән 21,5 литр күләмендә хәмер продукциясе тартып алынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International