Олимпиадада катнашу өчен республикабызның төрле почмакларыннан 4085 укучы заяка тапшырды. Олимпиаданың1 һәм 2 нче этаплары нәтиҗәләре буенча 65 егет-кыз 3 нче этапка узды.
Олимпиаданың соңгы – өченче этабы Татарстан Республикасының 2 шәһәрендә уздырыла:
Казан шәһәрендә – 2017 елның 31 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә (Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.)
Әлмәт шәһәрендә – 2017 елның 2 ноябрендә 09.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Әлмәт ш., Лермонтов ур., 14 й.).
Олимпиаданың соңгы этабында укучыларга билгеле бер вакыт эчендә чишү өчен тест биремнәре һәм кроссвордлар; куллану мәсьәләләренә кагылышлы ситуацион биремнәр, претензияләр тутыру тәкъдим ителәчәк.
Олимпиада җиңүчесенә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.