Әлеге чаралар бик матур, ә иң мөһиме – халык өчен кирәкле традициягә әйләнде. Быел да бу чаралардан читтә калмаячакбыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2017елның 11 ноябрендә (шимбә) 09.00 дән 13.00 сәгатькәчә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. (3 бүлмә)) гражданнарны кабул итә.
Шулай итеп, биредә кулланучылар, эшмәкәрләр һәм сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлегенә ирешәчәк. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының һәм башка норматив-хокукый актларның төп нигезләмәләре аңлатылачак.
Кирәк булганда, гражданнарыбызга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә претензияләр һәм дәгъва проектлары тутыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
Эшмәкәрләргә һәм сатучыларга куллану почмагын, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү буенча мәҗбүри үтәлергә тиешле таләпләр һәм низаглы хәлләрдән чыгу тәртибе аңлатылачак.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә теге яки бу сорауга җавап эзләүче барча кешене белгечләребездән квалификацияле киңәш-табыш алырга өндибез.