Мәдәният йортында иҗат коллективлары эшләп килә. Аларга 1яшьтән алып 75 яшькә кадәрге төрле халык җәлеп ителгән.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә өлкән буын гражданнарының хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, аларны мәгълүматлы итү максатыннан чыгып, «Жизнелюб» клубы әгъзалары белән очрашулар булып узды. Чараларны оештыруда “Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең методик бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Очрашулар халыкта зур кызыксыну тудырды. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, сыйфатсыз азык-төлекне һәм азык-төлек булмаган сыйфатсыз товарларны кире кайтаруга хокуклар турында күп кенә сораулар бирелде. Өлкән яшьтәге гражданнарның, телефон аша хезмәт күрсәтүләрнең төрле төрләрен көчләп тагучылар белән ничек сөйләшергә, дигән соравына тулы җавап бирелде.
Белгечләребез “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренә һәм башка норматив актларга таянып, кулланучылар хокукларын аңлатты. Очрашулар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына аңлатма да биреп үтелде.
Очрашулар дустанә рухта узды. Өлкән буын вәкилләре үзләренә ирештерелгән бик тә кирәкле мәгълүматлар өчен блгечләребезгә рәхмәт сүзләре ирештерде.