2017 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодол районы Үрнәк авылында урнашкан «Рублевка» кибетендә законсыз төстә «Казанская Престижная» аракысын сату фактын билгеләде.
Кибетнең хәмер сатуга лицензиясе булмаганлыгы ачыкланды. Тикшерү барышында сәүдә залында 29 шешә «Казанская Престижная», 1 шешә «ЯЗЬ Березовые сучки» һәм 33 шешә «Русская валюта» аракылары табылды.
Әлеге алкогольле продукциягә товарны озату документларын күрсәтүче кеше булмады. ЕГАИСтагы мәгълүматлардан хәмер продукциясенең Казанның зур сәүдә челтәрләреннән сатып алынганлыгы аңлашылды.
Кибетне тикшергәндә сыра һәм сыра эчемлекләренең дә җитештерелүе һәм әйләнештә йөртелүенең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан башка гына сатылуы билгеләнде. Нәтиҗәдә 253,8 л күләмендә хәмер продукциясен: аракы һәм сыраны әйләнештән алырга туры килде.
Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак.