Хәмер продукциясенең әйләнештә йөртелүендә билгеле бер чикләүләр бар. Димәк, коры теләк белән генә хәмер сатып булмый, дигән сүз. Сәүдә объектының закондагы барлык таләпләргә туры килүе кирәк. Шул исәптән мәйданы һәм стационарлыгы буенча да.
Тик кайбер эшмәкәрләр бу таләпләр үзләренә кагылмый дип уйлый, күрәсең. Гәрчә моның өчен “эләктерәчәкләрен” белеп торсалар да.
2017 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодол шәһәре Гоголь урамында урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра) сату фактын билгеләде. Нәтиҗәдә 197,56 л хәмерне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Эшмәкәр вәкиле объектның стационар булуын тәкрарласа да, тиешле документларны күрсәтүдән баш тартты. Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.