2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә административ хокук бозу турында кузгатылган эш кысаларында Зеленодол шәһәренең Фрунзе урамында урнашкан кибетне тикшерү барышында җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган документларсыз гына әйләнешкә килеп кергән 8 атамадагы хәмер продукциясенә (аракы, шәраб, шампан шәрабе) тап булды һәм аны сатудан алды.
Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт сервисының «Электронные услуги HYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login"РосалкогольрегулированияHYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login" для организаций» бүлегендәге мәгълүматлардан сатудан алынган продукциянең моңа кадәр Зеленодол шәһәре кибетләрендә сатып җибәрелгәнлеге билгеләнде.
Кибет директоры урынбасары әлеге продукциянең үз ихтыяҗлары өчен сатып алынганлыгын аңлатырга маташты. Әмма хәмернең кибеткә ничек эләгүен тәгаен генә әйтә алмады.
Хәзер бу мәсьәләгә ачыклык кертелә.