“Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендә үткәрелгән олимпиада тәмам.
Республикабызда “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән максатчан программа кабул ителеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы сыйфатында билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – гражданнарыбызның, кулланучы буларак, аң-белемнәрен үстерү эшчәнлеген алып бару, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану нигезләре буенча олимпиада үткәрү. Чөнки куллану белеме нигезләрен белү көннән-көн кирәгрәк һәм әһәмиятлерәккә әйләнә бара.
Олимпиаданың республикабызда бишенче тапкыр үткәрелүе инде. Агымдагы елда мәктәп укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендәге олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасы мәктәпләренең 8-9 һәм 10-11сыйныфлары укучылары арасыннан 4000нән артыграк егет-кыз заявка бирде. Сүз уңаеннан, 2013 елда олимпиадада 500 ләп кешенең, 2014 елда – якынча 800, 2015 елда –1800, ә 2016 елда 2 мең 400дән артыграк укучының катнашканлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксынуның үсүе, үсеп килүче буынның активлашуы турында сөйли.
Әйтергә кирәк, куллану нигезләре буенча үзләштерелгән белемнәре укучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр “диңгезендә” “батып” калмаска, куллану базарында тегесен-монысын дөрес итеп сайлап алуга өйрәнергә һәм үзләренең кулланучы буларак хокуклары санга сугылмаган очракларда дөрес гамәлләр кылырга ярдәм итә.
Олимпиаданың 1 этабы дистанция ысулы белән www.tatzpp.ru сайтында тест рәвешендә үткәрелде;
шулай ук 2 этабы да дистанция ысулы белән, кулланучылар хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу рәвешендә уздырылды.
Олимпиаданың йомгаклау этабына 65 егет-кыз үтте. Быел олимпиаданың соңгы этабын Казан һәм Әлмәт шәһәрләре кабул итте. Олимпиада жюрие составына республикабызның төп вузлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре керде. Комиссиягә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, РФ Центросоюзы “Россия кооперация университеты”ның Казан кооператив институты (филиалы) кафедрасы доценты Ю.И. Митюшкин җитәкчелек итте.
Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тест тутыру, кроссвордлар чишү, шулай ук практик биремнәрне үтәү барышында тирән белемнәргә ия булуларын күрсәтте. Укучылар, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, РФ Гражданлык кодексы статьяларына, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һ.б. таянып, куллану законнарына бәйле үтә четерекле сорауларга тулы һәм дөрес җаваплар бирде.
Ярыш йомгаклары буенча жюри бертавыштан
ТР Питрәч муниципаль районы Кощаково авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нәбиуллина Диләрә Альберт кызын; Менделеев шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Никифорова Мария Григорьевнаны олимпиада җиңүчеләре буларак таныды.
Ә инде “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерлары:
- Түбән Кама шәһәренең 33нче инглиз телен тирәнтен өйрәтү урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «В» сыйныфы укучысы Таһирова Адилә Рим кызы (I дәрәҗә диплом);
- Казан шәһәре 7 нче гимназиянең 10 «Б» сыйныфы укучысы Лапшина Полина Викторовна (I дәрәҗә диплом);
- ТР Балтач муниципаль районының Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Садыйков Данил Шамил улы (II дәрәҗә диплом);
- Казан шәһәре Идел буе районының 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 10 «А» сыйныфы укучысы Бирюкова Вероника Александровна (II дәрәҗә диплом);
- Мамадыш шәһәренең 2 нче лицее 9 «Б» сыйныфы укучысы Фазлыев Фәрит Өлфәт улы (III дәрәҗә диплом);
- Чаллы шәһәре 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 «А» сыйныфы укучысы Каюмова Алсу Илгиз кызы (III дәрәҗә диплом).
Шулай ук “Куллану белеме нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен”; “Куллану белемнәрен үстерүдәге ныклык һәм үҗәтлек өчен”; “Куллану белемнәрен үзләштерүдәге активлык һәм максатка омтылышлылык өчен”; “Куллану белемнәрен өйрәнүгә омтылыш өчен”, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелә торган олимпиадада актив катнашкан өчен” дигән номинацияләр буенча призерлар билгеләнде (нәтиҗәләрне “Олимпиада” бүлегендәге таблицадан карарга була).
“Куллану белемен үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә республикабыз мәктәпләре арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасына укучыларны иң яхшы әзерләгән Тәтеш муниипаль районының Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе җиңүче буларак билгеләнде.
Югарыда телгә алып үтелгән номинацияләр буенча барлык җиңүчеләр һәм призерларны дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Олимпиадада катнашучыларның һәммәсен котлап, алга таба да уңышлар телибез!