Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең Чистай урамындагы кафеларыннан берсендә шешәнең бөкесен ачмыйча гына (димәк, кафеда эчү өчен алынмаган дигән сүз) «Carlsberg» сырасын сату факты билгеләнде. Хәзерге вакытта гаепле затка карата административ хокук бозу турында беркетмә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде.
Чистайда төнге клубта лицензиясез һәм товарны озату документларысыз гына хәмер продукциясен сатып ятулары билгеләнде. Оператив гамәлләр нәтиҗәсендә 13 литр күләмендә хәмер продукциясе әйләнештән алынды. Гражданин К.га карата тикшерү материалы Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә карап тикшерүгә җибәрелде.
Әлки районында Сихтермә-Хузангай авылының “Продукты” кибетендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату факты билгеләнде. Шулай итеп, әлеге сәүдә объектында эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы таләпләрен санга сукмаган булып чыкты. Хәзерге вакытта тикшерү материалы Әлки районы җәмәгать судьясына карап тикшерүгә җибәрелде.
Моннан тыш билгеләнгән үрнәктәге маркасыз, ягъни легаль булмаган хәмер продукциясен ташуның 2 факты һәм хәмер продукциясен ЕГАИСта учетка алу тәртибен бозуның 2 очрагы ачыкланды.