Нәтиҗәдә биредә 330 л күләмендә хәмер продукциясе әйләнештән алынды. Хосусый эшмәкәр вәкиле белән әңгәмә барышында вәкилнең үзенең дә, шулай ук хосусый эшмәкәрнең дә бу сәүдә объектында алкогольле продукция сатуның закон нигезендә тыелуын белүе ачыкланды.
Эшмәкәргә беркетмә төзү өчен килү зарурилыгы турында белдерү кәгазе җибәрелде.