Эшмәкәрләрне өйрәтү

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль органы белгечләре Зеленодол шәһәренең «Основа» ҖЧҖ сәүдә йорты территориясендә куллану базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр өчен   өйрәтү характерында чара үткәрде.

Чарада кулланучыларның сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны  кире кайтару очрагында хосусый эшмәкәрләрнең нинди гамәлләр кылырга тиешлегенә җентекләп тукталып үтелде. Белгечләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының  8,10,11, 16,18, 19, 25 статьяларын аңлатты.  Чарада катнашучылар арасында “Товарның сыйфаты” дигән темага сорашып белешү үткәрелде.

Моннан тыш эшмәкәрләр “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр хокукларын яклау турында” №294-ФЗ Федераль законга 30.07.2016 ел, № 277–ФЗ Федераль закон нигезендә кертелгән үзгәрешләр, техник регламентлар кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар белән таныштырып үтелде. Россия Федерациясендә “Роспотребнадзор”ның, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.08.2013 ел, № 745 карары нигезендә, Таможня берлегенең “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында” TP ТС 021/2011 Техник регламенты таләпләрен үтәүгә дәүләт контрольлеген тәэмин итү буенча вәкаләтле орган булып торуы билгеләп үтелде. “Бөтендөнья сыйфат көне” бәйрәмен үткәрүнең җитештерелә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын оптимальләштерүгә, яхшыртуга юнәлдерелгәнлеге искәртелде. Илебездә, шулай ук дөньяның башка илләрендә яшәүчеләрнең югары сыйфатлы товар сатып алу мөмкинлегенә ия булырга тиешлеге турында басым ясап әйтелде.

Чара ахырында кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International