Суд тәҗрибәсеннән бер очрак

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Г.дигән бер пенсионер ханым, сыйфатсыз кухня гарнитурын сату сәбәпле,  «Оптовик» ҖЧҖгә карата дәгъва кую буенча юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул Яңа  2017 ел алдыннан – 2016 елның 12 декабрендә сату-алу килешүе төзегән.  Шулай итеп, Яңа елга үзенә бүләк ясамакчы булган икән... Тик менә бүләкнең “махмыры” гына ел буена сузылган.

Хәер, ул чагында ханым әле теге яки бу күңелсезлекнең килеп чыгасын башына да китереп карамаган.  Ә менә кухня гарнитурын җыеп куйгач, шкаф ишекләренең тигезле-тигезсез булуын, ярыкларын, өстәл тактасының тиешледән ярты метрга(!) кыскарак булуын күреп ах иткән. Г. бу кимчелекләр турында шундук сәүдә объектына хәбәр итеп, аларны юкка чыгаруны таләп иткән, әмма ханымның таләпләре һавада гына эленеп калган. Пенсионер ханым сатучы белән тагын берничә тапкыр элемтәгә керергә тырышып караган, ләкин бернинди дә алга китеш булмагач, ачыкланган кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән кибеткә язмача претензия куйган. Шуннан соң кибет хезмәткәрләре кулланучының өенә килеп, барысын да яңадан үлчәгәндәй, мебельне  бераз гына урыныннан күчергәндәй иткән дә китеп барган. Шунда инде Г. санга сугылмаган кулланучы хокукларын яклау турында дәгъва  белән судка мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

Арче территориаль органы хезмәткәрләре дәгъва гаризасы проектын тутырды һәм  документ Г. имзасы белән Татарстан Республикасы Саба районы судына җибәрелде.

Шулай итеп, суд сукмагын таптау башланды. Гәрчә суд тикшерүе урыны һәм вакыты турында тиешенчә хәбәр ителгән булса да, җавап бирүченең вәкиле судның икенче утырышына гына килде. Килде дә, бернинди дәлилләрсез генә дәгъва бирүчене кухня гарнитурын дөрес җыймауда, аннан дөрес файдаланмауда, мебельгә белә торып зыян китерүдә һәм хәтта “куллану экстремизмы”нда гаепләргә тотынды.

Суд утырышында кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән таләпләргә туры килердәй документлар карала. Җавап бирүче вәкиле һәр суд утырышында эш материаллары белән танышуга (гәрчә дәгъва гаризасы күчермәсе кирәкле барлык документлар белән җавап бирүчегә алдан ук җибәреп куелган булса да), өстәмә дәлилләр тапшыруга (3 тапкыр, сүз уңаеннан, җавап бирүченең эшне карауны кичектереп торуны соравына “китергән” кайбер дәлилләрнең судка эләкмичә дә калуын әйтеп үтәргә кирәк)  вакыт таләп итте. Җавап бирүченең вәкиле тарафыннан товарга экспертиза үткәрү турында үтенечнамә әзерләү, әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән танышу өчен суд утырышында ясалган тәнәфесләрне ( 1,5-2 шәр сәгать) инде әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта суд процессында дәгъва бирүче процессуаль документлар, экспертиза нәтиҗәләре белән танышу өчен, теге яки бу үтенечнамә әзерләү өчен өстәмә вакыт сорамады ләбаса.

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау турында эшләрне карап тикшерүдә нәкъ менә процессуаль хокуклар белән “уйнауга” бәйле проблемалар белән бик еш очрашырга туры килә. Шуның аркасында суд процессы сузыла.

Кызганычка, бүген якларның үзләрен намуссыз тотуларына йогынты ясау ягыннан судның мөмкинлекләре чикләнгән. Бу исә кызыксынулы затка эшне тикшерүне үзенә ничек кирәк булса – шулай сузу мөмкинлеге бирә.

Әмма ни генә булмасын, җавап бирүченең үтенечнамәсе буенча суд билгеләгән экспертиза бәяләмәсе (кухня гарнитурын сыйфатсыз товар буларак таныган) нигезендә гаделлек барыбер торгызылды. Суд утырышында экспертиза бәяләмәсе эш буенча тапшырылган башка дәлилләр белән карап тикшерелгәннән соң суд, Г.ханымның дәгъвасында куелган таләпләрен тулысынча канәгатьләндереп, законлы һәм гадел карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International