2017 елның 7 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәмендә Лениногорск шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Товарларның сыйфаты” дигән темага 8 сыйныфлар укучылары белән лекция-практик семинар үткәрде.
Чарада “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы баш белгеч-эксперты Л.В.Мурадымова азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның (курткалар, мобиль телефон, планшетлар) сыйфаты мәсьәләсен яктыртты. Лекция балалар белән ике яклы әңгәмә рәвешендә узды. Укучылар бәхәскә кушылып, кулланучылар хокукларын яклау турында законга таяна-таяна, үзләренең фикерләрен белдерде. Техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар (мобиль җайланмалар) темасына бигрәк тә күп сораулар бирелде. Лекциядән соң белгечләр мәктәп укучыларыннан тупланган 3 команда арасында викторина үткәрде. Балаларга кулланучылар хокукларын яклау турында законга һәм лекциядә яктыртылган темаларга кагылышлы 10сорауга җавап бирергә туры килде. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчене билгеләп булмады, чөнки барлык командалар да бер үк санда балл җыйды. Шуңа да карамастан, викторинада катнашучыларның һәммәсенә «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәмендә юнәтелгән татлы күчтәнәчләр өләшенде.
Лекция кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы вәкиле Л.И.Нуруллина балаларга һәм аларның укытучыларына товарлар сатып алганда, хезмәт күрсәтелгәндә кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп кагыйдәләре аңлатылган брошюралар таратты.