2017 елның 7 һәм 8 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәрендә җәмәгать туклануы өлкәсендә (тәгаенләп әйткәндә,“Фудзи” һәм “Старый город”кафеларында) эшчәнлек алып баручы кече бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды.
Чара Бөтендөнья сыйфат атнасы һәм эшмәкәрләрне агарту кысаларында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны бозу очракларына юл куймау максатыннан үткәрелде.
Оешмалар җитәкчеләре, аерым алганда, кулланучылар өчен мәгълүмати стендларны, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәләрен, җәмәгать туклануы оешмасына килүчеләр өчен менюны ничек дөрес итеп эшләү мәсьәләсен һ.б. күтәрде.
Контрольлек-күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре шулай ук аш-су әзерләүдә кулланыла торган продуктларның сыйфатына, тиз бозыла торган продуктларның яраклылык срокларына, әзер аш-суны һәм ярымфабрикатларны саклау шартларына тәфсилле контрольлек зарурилыгы турында искә төшерде.
Эшмәкәрләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон кысаларында гына түгел, бәлки санитария-эпидемиология законнары кысаларында да төп бурычларын аңлату максатыннан күчмә һәм стационар семинарларны ешрак үткәрү зарурилыгы турында тәкъдим кече бизнес вәкилләре белән очрашуның төп йомгагына әйләнде.