2017 елның 8 ноябрендә, сыйфат атнасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр М.Н.Әхтәмовның сәүдә объектында камыр ризыклары күргәзмә-презентациясендә катнашты. Бу продукция әлеге сәүдә объекты пекарнясында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Арча ш., Совет мәйданы, 23 й.) җитештерелә. Биредә төрле эчлекле бәлешләр, өчпочмак, пәрәмәч, сумса, кекс, эремчекле сочник, дучмак, пицца, «Спортивный» икмәге, ак икмәк, сырлы күмәч һ.б. пешерелә.
Бүлек белгечләре, “Уңыш” пекарнясының әле күптән түгел генә үзе җитештергән продукцияне сата башлавын исәпкә алып, оешманың алтактасын, кулланучы почмагын эшләү буенча киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде, гамәлдәге закон нормаларын һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатты. Шулай ук сәүдә объекты сатучысына сәүдә өлкәсендә үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация бирелде, мәгълүмати материаллар һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы урын алган китапчык бүләк ителде.