2017 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, ТР җирле товар җитештерүчеләренең сыйфатлы ризыгын халыкка таныту максатыннан чыгып, Алабуга шәһәрендә “Алабуга Сөте” ААҖ продукциясе күргәзмәсе-презентациясен оештырды. Чара "Оптовик»" кибетендә (адресы: Алабуга ш., Окружное шоссе, 7 «а» й.) узды.
Чара барышында теләгендә булган барча кеше җитештерүченең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, бәлки, тәмен татып, ризыкларны бәяләү мөмкинлегенә дә иреште. Кулланучыларга 15 атамадагы сөт ризыгы: җимеш согы кушылган эремчек суы, пастеризацияләнгән май әйрәне, майлылыгы 4%лы бөртекле эремчек, 5%лы эремчек, 15% һәм 20%лы каймак, 3,5%лы Био йогурт, майсыз кефир, 3,2%лы кефир һ.б. тәкъдим ителде.
“Алабуга Сөте” ААҖ вәкилләре “Алабуга Сөте” ААҖдә «Вкусняев» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган бөтен сөт ризыклары ассортиментының сөткә һәм сөт ризыкларына карата техник регламент таләпләренә төп-төгәл туры китереп эшләнүе, аларның составына бары тик табигый чималның гына керүе, консервантларның кулланылмавы турында сөйләде. Мәсәлән, “Алабуга Сөте” ААҖдә «ВКУСНЯЕВ» каймагының югары технологияле, заманча өр-яңа җиһазда сөт эше осталарының традицион технологияләре буенча табигый сыер сөтеннән җитештерелүе искәртелде. Берочтан каймак сайлау буенча берничә киңәш тә биреп үтелде. Беренчедән, саклау срогына игътибар итәргә кирәк. «ВКУСНЯЕВ» табигый каймагыннан фәкать әче сөт ризыгы тәме килеп тора. “Алабуга Сөте” ААҖ «ВКУСНЯЕВ» каймагын саклау срогы – җиде тәүлек. Мондый кыска срок ризыкның яраклылык вакытын озайту мөмкинлеген бирердәй ясалма ингредиентларының булмавын аңлата, диелде.
Тәкъдим ителгән продукция кулланучыларның күңеленә бик тә хуш килде.