Пирчәткә сайлаганда, түбәндәге нечкәлекләрне истә тотарга кирәк, ди эшмәкәр ханым. “Ппирчәткә кулга сыланып торырга тиеш. Аның сузылып зураюына да исәп тотарга ярамый: сыйфатлы товар формасын үзгәртмәскә тиеш. Пирчәткәнең артык кыска булмавы шарт. Өске киемнең җиңе белән пирчәткә арасында аралык калмасын. Аннан килеп, пирчәткәнең уңайлы булуы, бармакларны кысмавы фарыз. Күне йомшак һәм шома булсын. Пирчәткә өслегенең кырылмаган-кыршылмаган, тигез буялган булу-булмавына игътибар итегез. Пирчәткәнең уңын сулы белән чагыштырып карарга онытмагыз: аларның төсе аерылып тормаска тиеш. “Киселгән” урыннарына игътибар итегез: катламы үтәли буялмаган икән, күн уңарга мөмкин. Җөйләре тигез итеп тегелгән, күзәнәкләре төшеп калмаган булырга, үтә күренмәле урыннары һәм вак тишекләре булмаска тиеш. Эчлегенең ябыштырып түгел, ә тегеп куелган булуы шарт. Сатып алганчы, пирчәткәне башта киеп карагыз, үлчәменең үзегегә яраклы булуына инаныгыз, салганнан соң кулыгызның буяуга пычрану-пычранмагыз карагыз.
Ә инде үлчәмен билгеләү өчен, баш бармагын бөгеп куябыз да, сантиметр белән әйләндереп алып, бармак сөякләре тирәсеннән кулның киңлеген үлчибез. Мисалга, кул киңлеге 16 см булса – 6 нчы, 17 см булса – 7 нче үлчәмдәге пирчәткә кирәк дигән сүз.
Пирчәткәнең нинди материалдан эшләнгәненә өстенлек бирергә?
Кышкы пирчәткә өчен табигый күннән дә яхшырак материал юк, чөнки ясалма материалларның күпчелеге һава температурасы 10 градустан түбәнрәк булганда катып китә, ярыла һәм бик тиз ертыла.
Күннең табигыймы-юкмы икәнен белүе бик җиңел: кулны куеп, берникадәр көтеп торырга гына кирәк. Табигый булганда, кул җылысы күчеп, материал җылына, шул ук вакытта ясалма материал суык килеш кала. Материалның кире ягына күз салу да зыян итми. Өслеге төк бөртекләренән торса, димәк, күн табигый дигән сүз. Ә менә исе буенча чималның табигыйлеген белеп булмый, чөнки ясалма күнне җитештерүчеләрнең күбесе үзләренең товарына табигый күннекенә охшаш ис сеңдерә.
Пирчәткәне өсте ябулы катыргы тартмага салып яки тукымага, кәгазьгә төреп саклау әйбәт. Вакыт-вакыт глицерин яки зәйтүн мае сөртү зыян итмәячәк. Кастор маенда чылатылган чүпрәк белән сөрткән очракта күн пирчәткә ялтырап, йомшарып китәчәк. Күн пирчәткәне сабынлы җылы суда фәкать кул белән генә юарга була. Соңгы тапкыр чайкаганда, суга берничә тамчы глицерин өстәү әйбәт. Әмма юу – бер хәл, аны дөрес итеп киптерергә дә кирәк. Башта кулга киеп, формасына кайтарырга, шуннан сөлгегә салып киптерергә”.
Кызыклы мәгълүматлары өчен хосусый эшмәкәр Р.Д.Мәҗитовага рәхмәт белдереп, әлеге язманың пирчәткә сатып алганда кулланучыларны төрле хаталанулардан саклап калуга, шулай итеп, акчаларын гына түгел, вакытларын да янга калдыруга ярдәм итәсенә ышанабыз.