Чүпрәле районында – дегустация

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Мәгълүм булганча, ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) билгеләп үтелә. Быел әлеге чара 9 ноябрьгә туры килде. Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрүнең максаты булып продукция һәм хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуының әһәмиятен үстерү, шулай ук товарның сыйфатына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү тора.

2017 елның 8 ноябрендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Буа, Тәтеш районнарындагы җирле бүлеге белгече Г.В.Мөшәрәпова белән берлектә хосусый эшмәкәр Н.И.Хәйруллованың  «Продукты» кибетендә үзләре җитештерә торган продукциягә дегустация үткәрүне оештырды.

Хосусый эшмәкәр Н.И.Хәйруллова 2014 елда икмәк, икмәк-күмәч, камыр ризыклары әзерләү цехын ачкан. Моңа кадәр хосусый эшмәкәр җәмәгать туклануы системасында, Чүпрәле  РайПосында эшләгән. Эш тәҗрибәсе, белеме аңа эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсен киңәйтү мөмкинлеге биргән.

Дегустациягә төрле эчлекле бәлешләр, икмәк-күмәч ризыклары, татарларның иң яраткан милли ризыгы – өчпочмак, камырга төреп пешерелгән сосиска, пицца, вак күмәчләр тәкъдим ителде. Авыл халкы ризыкларның тәмен татып караганда берочтан камырының сыйфаты, бәлеш эчлекләре турында фикерен дә җиткереп калырга ашыкты. Күпләр тәмен татып караганнан соң ризыкларны шундук сатып та алды. Әйе, күңел җылысын салып эшләгән белгечләр генә әнә шундый тәмле ризыклар пешерә ала шул. Табыныбызга сыйфатлы һәм тәмле ризык менеп “кунакласын” өчен күпме көч һәм хезмәт кирәк!..

 Чара барышында теләгендә булган барча кешегә кулланучы хокуклары: кәрәзле телефонга гарантия ремонтын ясау, претензияне дөрес тутыру турында киңәш-табышлар бирелде, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләре аңлатып үтелде.

Дегустациягә җыелган халыкка көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча буклетлар рәвешендә эшләнгән белешмә материаллар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International