Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре күп кулланучыларыбызның эш көннәрендә эшләвенә бәйле рәвештә, ял көне – 2017 елның 11 ноябрендә 09.00дән 13.00 сәгатькәчә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. (3бүлмә) гражданнарны өстәмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында гражданнарыбыз көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарларда, савыт-сабада теге яки бу кимчелек ачыкланган очракта нишләргә, төзелеш-бизәү материалларын, аерым алганда, метрлап сатыла торганнарын, алыштырып буламы, дигәнрәк сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук үлчәме, фасоны, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан товарны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләсенә дә кагылып үтелде.
Куллану базарында килеп туган теге яки бу хәлләрдән чыгу юллары кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законда күрсәтелгән. Көннең яңгырлы булуына карамастан, кулланучылар һәм сатучылар территориаль орган белгечләренә бик теләп мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә туры китереп аңлатмалар бирелде.
Кулланучы үз хокукларын һәм бурычларын белсә, күп кенә көтелмәгән хәлләрдән котылып кала ала. Бәхәсле хәлләрнең килеп чыгу-чыкмавы да нәкъ менә шуңа бәйле.
Мөрәҗәгать итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларны, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматларны үз эченә алган брошюралар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар тапшырылды.