Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Лаеш районында яшәүчеләр белән очрашты

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2017 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Егорова Марина Ивановна Лаеш муниципаль районының Пәрәү авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Пәрәү авыл җирлегендә яшәүчеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2017 елның 10 аендагы эшчәнлеге турында мәгълүмат ирештерелде.

Аралашу барышында сыйфатсыз, шул исәптән яраклылык срогы чыккан, тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән һ.б. азык-төлек товарларын сатып алу очрагында кулланучы гамәлләре каралды. Авыл халкына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нормалары аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга куллану базарында теге яки бу закон бозу очрагына тап булган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр җибәрергә тәкъдим ителде.

Шул ук көнне Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде. Анда Пәрәү авылында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларын биреп, аларга тулы җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International