Торак-коммуналь хуҗалык – беркайчан да бетми торган, тик барыбер ничек тә хәл итеп була торган проблемалар өлкәсе ул. Хезмәт күрсәтүче компанияләр хезмәткәрләре йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт ясауны тоткарларга, еш кына гражданнарның үтенечләре һәм мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырырга мөмкин.
Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар катнашындагы мөнәсәбәтләр күп кенә норматив-хокукый актлар нигезендә җайга салына. Болар – “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы; РФ Торак һәм Гражданлык кодексы һ.б. РФ Югары суды пленумының “Судларда кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” 28.06.2012 ел, №17 карарында, гражданнарның торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары, торак кооперативлары, гражданнарның бакчачылык һәм коммерциясез дача берләшмәләре белән мөнәсәбәтләре, бу мөнәсәбәтләр гражданнарның әлеге оешмалардагы әгъзалыгына бәйле рәвештә килеп чыккан очракта, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә җайга салынмый, дип күрсәтелгән.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон гражданнарга, шул исәптән әлеге оешмалар әгъзаларына югарыда телгә алып үтелгән оешмалар тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүгә (эшләр башкару) бәйле мөнәсәбәтләргә генә кагыла. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 4 статьясы нигезендә, эш башкаручы кулланучыга сыйфаты килешүдә каралганга туры килердәй хезмәт күрсәтүгә бурычлы. Эш башкаручы кулланучыга күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын гына түгел, бәлки әле сәламәтлек өчен зыянсыз булуын да тәэмин итәргә тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 7 статьясы).
Хосусый эшмәкәр К.Ф. Исаевның «Московская ярмарка» кибетендә сәнәгать товарларының киң ассортименты тәкъдим ителгән. Шуңа күрә әлеге кибеттә чара үткәрергә карар кылган белгечебезнең төп бурычы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтүдән гыйбарәт булды. Шәһәрдә яшәүчеләр кибетне инде күптән үз итеп өлгергәнлектән, сатып алучыларның биредән өзелгәне юк. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре үзенә мөрәҗәгать иткән барча кешегә консультация бирде һәм “Товарларның сыйфаты” дигән темага кечкенә генә сорашып-белешү үткәрде.
Кулланучыларның барчасына мәгълүмати буклетлар, газета (аларда бушлай киңәш-табыш алу максатыннан мөрәҗәгать итү өчен белгечебезнең адресы, телефон номерлары урын алган) тәкъдим ителде.