Балтач районы Борбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Сыйфат атнасы”н үткәрү кысаларында Балтач районы Борбаш авыл җирлегендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышлап, гражданнарны кабул итү оештырды. Тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү чараның төп максатына әйләнде.

Чарада кулланучылар һәм эшмәкәрләр дә актив катнашты. Иң элек куллану базары өлкәсендә товарларның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Халык белән консультатив-аңлату эше дә үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау темасы төрле яшьтәге кешеләрдә зур кызыксыну тудырганлыктан, бик күпләр үзләренә бәйле теге яки бу хәлләрдән чыгу юлларын табу максатыннан байтак кына сораулар бирде. Чарада катнашучыларга белгечләребез конкрет мисаллар китереп, кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлләрнең эзлеклелеген аңлатты.

Шулай ук сәүдә вәкилләре өчен “Ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату” дигән темага укыту-өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде. Анда җирле җитештерүчеләр продукциясен халыкка күбрәк таныту, эшмәкәрлек эшчәнлегенең абруен үстерү турында сөйләп үтелде.

Берочтан шуны да билгеләп үтәргә кирәк: авыл җирлегендә эшмәкәрләр арасында үткәрелә торган эш кулланучылар хокукларын тану һәм үтәүгә, цивилизацияле, әйбәт бизнеска юнәлеш тоткан намуслы эшмәкәрләр тәрбияләүгә ярдәм итә.

Чарада катнашучыларга кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү-киңәйтү өчен “кулланучылар өчен белешмәлекләр” буклетлары, бүлек реквизитлары урын алган визиткалар һәм  «Вестник потребителя Татарстана” газетасының соңгы саннары таратылды.

Чара барышында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эш принцибы да аңлатылды әле. Порталда ничек дөрес итеп теркәлергә, хәбәрләрне нинди категорияләр буенча җибәрергә, матди бүләк күләме нинди, хәбәр җибәрүчеләргә акча кайда һәм ничек бирелә – шушы һәм башка сорауларның берсе генә дә җавапсыз калмады.

Сыйфат атнасы кысаларында чаралар дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International