Әгерҗе районында комплекслы чара уздырдык

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 15 ноябрендә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районында комплекслы чара уздырды.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлеккә максималь бәяләрне формалаштыру турында”  25 сентябрь, 2017 ел, №715 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Әгерҗе шәһәрендә «Магнит»  һәм «Пятерочка» кибетләрендә 162 атамадагы продукция бәяләренә мониторинг уздырды.

Шулай ук Әгерҗе РайПосының 18 нче кибетендә социаль әһәмиятле азык-төлек бәяләренә мониторинг үткәрелде. Кибетләрдә азык-төлек бәясен тиешледән арттырып кую билгеләнмәде.

Моннан тыш “Табыш”ҖЧҖнең “Табыш” сәүдә үзәгендә 24 атамадагы ризык бәяләренә, Әгерҗе шәһәренең ваклап сату челтәрендә җирле җитештерүчеләр сырасының тәкъдим ителешенә мониторинг үткәрелде.

Бүлек хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә сатып алучыларга “Түгәрәк өстәл” дә оештырды әле. Анда сатып алучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, контрольлек чараларын үткәрү тәртибе, сатучыларның, хосусый эшмәкәрләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатылды. Берочтан эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатып алучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукларын бозуга бәйле сорауларына җаваплар бирде. Шул ук вакытта “Сату-алу килешүен ничек өзәргә?”, “Балалар һәм үсмерләр өчен билгеләнгән товарлар нинди таләпләргә туры килергә тиеш?”, “Судка ничек итеп дөрес мөрәҗәгать итәргә?” дигән темаларга Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International