Чирмешән районында

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар үткәрү кысаларында ике атна дәвамында, шул исәптән үзенең карамагындагы районнарда, төрле чаралар үткәрде.

Әйтик, белгечләребез Чирмешән муниципаль районында булып кайтты.  Чирмешәндә ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бик күп халык җыелды. Үзләренең товарын тәкъдим итүчеләр дә аз түгел иде. Каз, күркә, бозаулар, балык, гөмбә, ит, кәбестә һәм башка бик күп төрле товарлар тәкъдим ителде. Түбән Кама территориаль органы белгече дежур тору оештырып, аның барышында гражданнарга куллану законы мәсьәләләре буенча  консультацияләр үткәрде;

- әйдәп баручы белгеч-эксперт «Пятерочка» азык-төлек кибетендә, “Кәрван-Сарай” сәүдә үзәгендә хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан товарларның киң ассортименты тәкъдим ителгән кибеттә кулланучылар, шулай ук район эшмәкәрләре өчен “консультация өстәл”ләре үткәрде;

- белгечебез «Чирмешән җәмәгать туклану оешмасы» җәмгыятенең «Пельменная» кафесында үзләре җитештерә торган продукция (кондитер һәм икмәк-күмәч ризыклары) күргәзмәсендә, шулай ук, икмәк-күмәч ризыкларыннан тыш, әле тагын кесәл һәм токмач та эшләп чыгаручы “Чирмешән икмәк комбинаты” ҖЧҖ   продукциясе күргәзмәсендә катнашты.

Моннан тыш Чирмешән муниципаль районында эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары белән очрашулар булып узды. Биш авыл җирлегендә “Түгәрәк өстәл” форматында очрашулар үткәрелде. Чараларда район җитәкчелеге һәм районның кызыксынулы хезмәтләре, оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты. Һәр очрашу иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә – сәүдә нокталарында  интернетның начар тотуы аркасында ЕГАИС белән эшләүдәге кыенлыкларга бәйле рәвештә фикер алышу белән төгәлләнде. Чараларда катнашучыларга шулай ук куллану базары өлкәсендә законның төп таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International