Безнең белешмә: Югары Сәрдә авыл җирлеге Әтнә муниципаль районының көньягында, Олы Әтнә район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Якындагы Коркачык тимер юл станциясенә кадәр – 15 чакрым. Халык саны – 192 кеше. Югары Сәрдә авыл җирлеге составына Югары Сәрдә керә.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очрагында гражданнарның хокуклары; товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү; товарларга экспертиза үткәрү; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары каралды.
Авыл халкына товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматлар белән кичекмәстән таныштырылырга тиешлекләре, этикеткаларны ничек укырга кирәклеге һәм товарлар, хезмәт күрсәтүләр базарында килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу хәлләрдә нинди гамәлләр кылырга кирәклеге һәм аларның эзлеклелеге аңлатылды. Берочтан алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм азык-төлек товарларының сыйфат проблемалары да каралды.
Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, соңгы вакытларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән азык-төлеккә дегустацияләр нәтиҗәләре турында да сөйләп үтелде.
Моннан тыш авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Югары Сәрдә авылында товарлар сатучы эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату йөзеннән өйрәтү характерында чара уздырылды.
Чарада катнашучылар үзләренә ирештерелгән мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән тыңлады. Кабул итү барышында территориаль орган реквизитлары күрсәтелгән визиткалар, куллану базарының төрле өлкәләре буенча кулланучылар өчен мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.