2017 елның 15 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Балтач районының Борбаш авылында хосусый эшмәкәр М.Г. Габдрахмановның азык-төлек кибете сатучылары өчен куллану базары мәсьәләләре буенча өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.
Чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992ел, №2300-1 РФ Законы нигезендә тиешле аңлатмалар бирелде. Шулай ук алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре аңлатылды. Товарлар һәм аларның җитештерүчеләре; сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алыштыру һәм кире кайтару; бердәй бәя белешмәлекләрен эшләү буенча һ.б. кирәкле мәгълүматларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Семинар тәмамланганнан соң сатучыларның һәммәсенә мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.