Лениногорск шәһәрендә – “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага сыйныфтан тыш чара

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы җирле бүлеге, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре, «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәме белән, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага сыйныфтан тыш дәрес уздырды.

Шулай итеп, 8 нче сыйныф укучылары өчен “Товарлар сыйфаты” дигән темага лекция-практик семинар үткәрелде. Семинар барышында азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның (курткалар, мобиль телефоннар, планшетлар) сыйфат проблемалары яктыртылды. Лекция балалар белән ике яклы әңгәмә кысаларында узды. Алар бәхәскә актив төстә кушылып, кулланучылар хокукларын яклау турында закон буенча үзләштерелгән белемнәренә таяна-таяна, үзләренең фикерләрен яклады.  Техник яктан катлаулы товарлар (мобиль җайланмалар) темасына бигрәк тә күп сораулар бирелде.

Лекция тәмамланганнан соң белгечләр укучылардан тупланган 3 команда арасында викторина үткәрде. Аларга кулланучылар хокукларын яклау турында законга һәм лекциядә яктыртылган темаларга кагылышлы  10 сорауга җавап бирергә туры килде.

Викторина йомгаклары буенча, барлык командаларның да бер үк күләмдә балл җыюлары сәбәпле, җиңүчене ачыклап булмады. Шуңа да карамастан, чарада катнашкан барлык балаларга «Контакт-С»  ҖЧҖ бүләк иткән татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Лекция кысаларында кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп кагыйдәләре искә төшерелгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International