Әлмәттә яшәүче берәү контрафакт аракы аркасында суд хөкеме алдына басты

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат кулланучыларның иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сатып җибәрү максатында саклау һәм ташу өчен ТР Әлмәт шәһәр судының 18 октябрьдә чыгарылган карары буенча хөкем ителде.

Суд утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу гражданин, хәмер продукциясенең кулланучылар иминлеге таләпләренә җавап бирмәвен алдан белә торып, Интернет челтәре аша үзенә таныш булмаган бер ир затына спиртлы продукциягә заказ биргән. Шуннан терминал аша тегеңә 55 мең сум акча күчергәч, югарыда телгә алып үтелгән хәмер продукциясен Воронеждан Әлмәткә алып кайткан. Ул 482 литр күләмендә спиртлы продукцияне, тәгаенләп әйтсәк, 12 шешә Bacardi ромын, 40 шешә «Лезгинка» коньягын, 900 шешә «Царская охота» аракысын склад бүлмәсе территориясендә саклаган. Соңыннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны легаль булмаган барлык продукциясеннән мәхрүм калдырган. 
Эксперт бәяләмәсе нигезендә, хуҗасыннан тартып алынган спиртлы продукция кеше иминлеге таләпләренә җавап бирми, шуңа күрә аны эчү – зыянлы.
Суд утырышында “сул” хәмер сатып баемакчы булган ир-ат үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд карары нигезендә аңа 300 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш суд спиртлы продукцияне юкка чыгару турында карар чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International