Очрашулар темасы: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кече бизнес вәкилләре өчен очрашулар, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрүне дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә “Шифа” һәм “Чатыр тау” ҖЧҖ хезмәткәрләре белән семинарлар булып узды.

Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны кулланганда эшмәкәрләр өчен килеп чыгу ихтималы булган кыенлыклар;

- кулланучының законлы таләпләре, кулланучы товарда кимчелекләр ачыклаган очракта сатучының бурычлары;

- товарлар турында мәгълүматлар күрсәтү;

- башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары, сатучының бурычлары;

- очрашуда катнашучылар күтәргән мәсьәләләр буенча фикер алышу, дәүләт органы компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча белгечләребездән квалификацияле җаваплар алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International